Мари Илендәге татар активисты карашлары өчен эшеннән алынды
Йошкар-Ола шәһәрендәге Татар мәдәнияте үзәге методисты Рамай Юлдашка үз теләге белән эштән китәргә тәкъдим иткәннәр. Ризалашмагач, эшеннән кыскарту турында карар кабул ителгән. Ул үзе моны сугышка мөнәсәбәте, татар һәм мари милли хәрәкәте чараларындагы активлыгы өчен дип бәяли.