Россиядә хезмәт хакларының тигезсезлеге 20 елда өч тапкыр кимегән
Россиядә аеруча түбән һәм югары хезмәт хакы алучылар арасындагы керем аермасы 13,1 тапкырга кадәр кимеде. Һәм бу 2001 елга караганда өч тапкырга азрак, ул вакытта аерма 40 тапкыр тәшкил иткән. Бу хакта «Российская газета» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Институтта белдерүләренчә, аерма кимү тенденциясе сакланыр дип саныйлар. Эш бирүчеләргә хәзер күп тармакларда эшләүче хезмәткәрләр өчен көндәшлек итәргә туры килә. Ә моның өчен аларга иң яхшы хезмәт шартлары тудырырга һәм яхшы хезмәт хаклары тәкъдим итәргә туры килә, дип яза «Известия» газетасы.
Хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган квалификацияле эшче һөнәрләре вәкилләре арасында хезмәт хакларының аеруча сизелерлек артуы теркәлгән.
Шулай ук тигезсезлекнең кимүенә минималь хезмәт хакы күләме индексациясе, иң түбән хезмәт хакы алучыларның керемнәренең тиз артуы, хезмәт базарындагы уңай тенденция йогынты ясый, дип билгеләп үтелә.