Санкт-Петербургта Ильмира Баһаветдинованың пуанте белән ясалган рәсемнәре күрсәтелә
Калмыкия Республикасының атказанган артисткасы, Мария театры биючесе Ильмира Баһаветдинова Санкт-Петербургта үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пуанте (балет туфлиләре) белән ясалган төрле коллекциядән картиналар тәкъдим ителәчәк. Ильмира рәсем сәнгатендә хатын-кыз балет туфлиләре белән ясаучы бердәнбер рәссам исеменә дәгъва итә.
Күргәзмә кунаклары өчен бүләк сыйфатында балерина арт-перформанс оештырачак: вернисаж ачылу тантанасында реаль вакыт режимында картина ясарга җыена.
Илмира Баһаветдинова үзенең карьерасын 1999 елда Мария театры сәхнәсендә башлый. Ул иң танылган классик балетларда әйдәп баручы партияләрне башкарды. Алар арасында «Аккош күле», «Щелкунчик», «Спящая красавица», «Жизель», «Шопениана» һәм башка бик күп рольләр бар. Ул шул ук вакытта Европа һәм Америка буйлап гастрольләрдә дә йөрде.
«Төньяк башкаладан Көньяк башкалага пуанталарда» күргәзмәсе Кышкы театрның төп фойесында бер генә көн күрсәтеләчәк.