Татарстан һәм Алтай парламентарийлары хезмәттәшлек турында килешүгә кул куячак
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламент делегациясе Таулы Алтайга килде. Аэропортта депутатларны Алтай Дәүләт Җыены җитәкчесе Артур Кохоев каршы алды.
«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыены— Әл Корылтай арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак», — дип сөйләделәр республика парламентында.
Татарстан делегациясенә Законнарның татар һәм рус телләрендәге текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин кергән.
Шулай ук республика парламентарийлары җирле татар диаспорасы вәкилләре белән очрашырга планлаштыра.