Баганага бәрелгән фура аркасында Казанда трамвайлар туктап калган
Казанда авария аркасында берничә трамвай туктап калган. Бу хакта Метроэлектротранс хәбәр итә.
Аларның мәгълүматларына караганда, Борисково торак массивы һәм Булатов урамы арасында йөк машинасы трамвай юлларына килеп кергән.
Йөк машинасы койманы җимереп, контакт челтәренең баганасын бәреп ега. Нәтиҗәдә, 5, 5а һәм 7 нче трамвайлар хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Метроэлектротранс шәһәр халкын әлеге шартларны исәпкә алып, үз маршрутын алдан планлаштырырга чакыра.