Рөстәм Миңнеханов Халык-сәнгать һөнәрләре үзәге булачак мәйданчыкны карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ЦУМ бинасын карады, анда Халык-сәнгать һөнәрләре һәм осталары үзәген урнаштырырга планлаштыралар. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда яшәүчеләрне һәм туристларны җәлеп итү өчен булачак урын концепциясендә мастер-класслар үткәрү өчен остаханәләр, җитештерү мәйданчыклары һәм киңлекләр урнаштыру планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов цоколь катын, беренче һәм икенче катның төп залларын һәм бина яны территориясен карады. Ул төзүчеләр алдына барлык катларны карап чыгу, остаханәләр һәм җитештерү нокталары өчен файдалы мәйданнар билгеләү, шулай ук туклану зонасын булдыру бурычын куйды. Моннан тыш, модернизация вакытында электр һәм вентиляция системасы алыштырылачак.
«Иң мөһиме, бу урын кешеләрне җәлеп итү үзәге булырга тиеш», - диде Татарстан Рәисе.