Екатеринбургта сәнгать эшлеклесе Шәүкәт Әмиров истәлегенә концерт була
Бүген Екатеринбургта Россия музыканты, балалайкачы, профессор, Россия халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәүкәт Әмиров истәлегенә багышланган концерт була. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда композитор София Гобәйдулинна әсәрләре яңгыраячак, хәзерге заман композиторлары Екатерина Хмелевская, Вадим Генин, Андрей Бесогонов, Антон Светличный, Антон Изгагин иҗаты да тәкъдим ителәчәк.