Пенза өлкәсендә «Тургай» төбәкара балалар фольклор бәйгесе узды
Пенза өлкәсенең Михаил Лермонтов исемендәге китапханәсендә «Тургай» Төбәкара балалар фольклор бәйгесе узган. Бәйге «Талантлар территориясе» II Төбәкара мәдәни-агарту фестивале кысаларында 7 октябрь көнне оештырылган. Конкурс Пенза өлкәсе Эчке һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгыннан грант ярдәме алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучыларны чара башында Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров сәламли. Бәйгедә барлык милләт вәкилләре катнаша, бу аны аеруча әһәмиятле итә, дип ассызыклый ул. Моннан тыш, конкурс үсеп килүче буынның гражданлык үзаңын, патриотизмын формалаштыруга ярдәм итә.
Бәйгегә 600дән артык эш тәкъдим ителгән. Финал этабына исә 60 әсәр генә узган, алар арасыннан 31 җиңүче сайланган. Пенза районы «Изюминка» хореография ансамбле командасы бәйгедә гран-прига ия була. Ансамбль Пенза районының Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә карый, җитәкчесе — Елена Радченко. Коллективка бүләкне Пенза өлкәсенең эчке һәм мәгълүмати сәясәт министры Павел Маслов тапшыра.
Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Түбән Новгород, Саратов һәм Самара өлкәләре, Татарстан Республикасы, Башкортстан һәм Мордовиядән катнашучылар чыгыш ясаган. Һәр коллектив уникаль фольклор номерлары күрсәткән. Шул исәптән әрмән җырлары, таҗик әкиятләре, казак, үзбәк, мордва һәм чуваш биюләре бар иде, диелгән хәбәрдә.