Федерация Советы мәктәпләрдә смартфоннарны законлы тыюны хупламады
Россия парламенты югары палатасының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты башлыгы Людмила Скаковская сүзләренчә, мәктәпләрдә смартфоннар куллануны рәсми тыю кирәкми.
Күп нәрсә укытучының абруена бәйле, дип өсти депутат. Күп кенә педагоглар хәзер дә сыйныфта гаджетларны билгеле бер очракларда гына рөхсәт итә.
Моннан тыш, мондый законның үтәлешен кем контрольдә тотачак һәм нинди җәза бирәчәк, дип сорый Скаковская.
Мондый тыюны кертүне сорап депутат Алексей Нечаев мөрәҗәгать иткән иде.