Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендәге объектларны карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендәге объектларны карады. Бу хакта аның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бишбалта бистәсендәге Янгын депосы бинасын караганда аны Яшьләр үзәге итеп үзгәртеп корырга тәкъдим ителде. Анда балалар һәм яшүсмерләр инженерлык һәм техник күнекмәләргә өйрәнә алачак. Татарстан лидеры бу идеяне хуплады.
Шулай ук Миңнеханов яңартылган Балыкчы бакчасын, Камал театрының яңа бинасы төзелешен, Горький исемендәге паркка керү юлына реконструкция һәм башка объектларны карады.