Йошкар-Олада «Милләтләр хәзинәсе» төбәкара һәм милләтара фольклор фестивале узачак
28 октябрьдә Йошкар-Ола шәһәренең Республика татар мәдәнияте үзәгендә «Милләтләр хәзинәсе» төбәкара һәм милләтара фольклор фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта tatcentr12.ru сайтына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль милли костюмнар теккәндә, чигүләрдә милли үрнәкләрне куллану кагыйдәләре белән танышу, шулай ук Мари Эл Республикасында яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәни мирасына дөрес ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан оештырыла. Фестиваль-бәйгедә түбәндәге номинацияләр каралган:
— милли чигү, борынгы чигелгән сөлгеләр, борынгы милли костюм күргәзмәсе;
— фольклор композициясе;
— халык уен коралларында уйнау.
Бәйгедә 18 яшьтән 36 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнаша ала.