Ринат Мөхетдинов I Бөтенроссия гармунчылар фестиваль-бәйгесендә I дәрәҗә лауреат булды
4-7 октябрьдә Нальчикта гармунчылар арасында I Бөтенроссия фестиваль-бәйге узды. Әлеге бәйгедә татар баянчысы, «Урман арты» мәдәният үзәгенең «Татар гармунчылары» халык ансамбле җитәкчесе Ринат Мөхетдинов катнашты. Ул I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.
Нальчикта узган фестиваль-бәйгедә илнең 14 төбәгеннән: Адыгея һәм Ингушетия, Калмыкия, Төньяк Осетия, Татарстан һәм Чечня Республикасы, Ставрополь крае, Архангельск, Орловск, Оренбург, Саратов, Тверь өлкәләреннән һәм Мәскәүдән музыкантлар катнашкан.
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов «Урман арты» мәдәният үзәгендә ветераннар ансамблен җитәкли. Ансамбльдәге иң өлкән гармунчыга 86 яшь.
- «Играй, гармонь» бөтенроссия фестивале 1999 елдан бирле үткәрелеп, берничә ел үткәрелми торган. Быел уникенче тапкыр «Алтын унлык»ны билгеләгәннәр. Проект авторлары – Анастасия һәм Захар Заволокиннар.