Әлмәт Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарын 4 млн сум ришвәт алган өчен хөкем итәчәкләр
Татарстанда Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 42 яшьлек урынбасарын 4 миллион сум ришвәт алган өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2020-2022 елларда әлеге ир-ат сатып алу процедуралары үткәргәндә һәм алга таба муниципаль килешүләр төзүгә сатып алу процедураларында җиңсеннәр өчен шәһәрнең кайбер оешмаларына ярдәм кулы сузган.
Үз хезмәтләре өчен ул ришвәт алган, аның гомуми күләме 4 миллион сумнан артып китә.
2023 елның 10 мартында Татарстанның Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында 200 мең сум күләмендә чираттагы ришвәт алган вакытта аны тоткарлаганнар.
Җинаять эше судка тапшырылган.