«СалаваTik»ларга кастинг игълан ителү уңаеннан, «Татар-информ»да пресс-конференция була
«СалаваTik»ларга кастинг игълан ителде. Кастингка 6 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Балаларның вокал, хореография, сәхнә осталыгы сәләтләрен жюри әгъзалары бәяләячәк. Кастинг ике турда уза.
1 нче тур: 17 октябрьдән 17 ноябрьгә кадәр онлайн форматта үткәрелә. Барлыгы 40 бала сайлап алыначак.
2 нче тур: 4-7 декабрьдә Казанда офлайн форматта оештырыла. Яңа сезонга 4 җырчы бала үтәчәк.
«СалаваTik»ларның тулыланган яңа исемлеге 8 нче декабрь көнне билгеле була.
Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастинг игълан итү уңаеннан, 16 октябрьдә 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ММЧ өчен пресс-конференция үткәрелә.
Спикерлар:
Шамил Мөхәммәт улы Садыков – «Татмедиа» АҖ генераль директоры.
Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе.
Гөлназ Җәмил кызы Гафурова – Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясе» солисты һәм балалар студиясенең вокал бүлеге җитәкчесе.
Ислам Рөстәм улы Вәлиев – «Malsi Music», музыкант, битмейкер, саунд-продюсер, DJ.
Зилә Зиннур кызы Фәйзуллина – «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире, «СалаваТik» проекты җитәкчесе.
Талипов Булат Тагирович – артист проекта «СалаваTik».
Киләсе 2024 елда «СалаваTik» проекты Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә гамәлгә ашырылачак. Балалар җырларына яңа видеолар чыгару белән беррәттән, Татарстан Республикасы балалар бакчалары белән тыгыз хезмәттәшлек итү, районнарда балалар концертлары оештыру планлаштырыла.
- Өч ел дәвамында «СалаваТik»лар ике составта эшләде. Барлыгы 10 бала катнашты. Проектта чыгыш ясаучы балалар – Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Аларны җырчы Гөлназ Гафурова әзерләде. Проект танылу алган саен, аны киңәйтү, җырчы балаларны да арттыру иҗтыяҗы туды. Проект белән бергә, анда җырлаучы балаларның да яшьләре үсте. Шунлыктан, проектның өченче сезонына кастинг игълан ителә.
- 2021 елда башланып киткән проект кысаларында барлыгы 56 җыр яздырылды, һәрберсенә видео төшерелде. Бүгенге көндә интернет киңлектләрендә бу җырлар барлыгы 4 миллион артык карау җыйды.
- «СалаваTik»лар проекты 2021 елдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.