Путин Россия белән Кыргызстан хезмәттәшлеген ныгытуда Татарстанның актив катнашуын әйтте
Россиянең күпчелек субъектларында Кыргызстан белән төбәкара хезмәттәшлек җайга салына. Татарстан һәм башка кайбер төбәкләр Үзәк Азия иле белән хезмәттәшлекне үстерүдә аеруча актив катнаша, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.
«Төбәкара хезмәттәшлекнең Россия Федерациясенең күпчелек субъектларын һәм Кыргызстанның барлык җиде өлкәсен дә колачлавы зур канәгатьләнү хисләре уята. Шул ук вакытта, Россия ягыннан Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Татарстан һәм Башкортстан, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре сизелерлек активлык күрсәтә», – диде дәүләт башлыгы X Россия-Кыргызстан төбәкара конференциясендә катнашучыларга юллаган видеомөрәҗәгатендә.
Путин сүзләренчә, бу эштә төбәкләр һәрвакытта да ике дәүләтнең Хөкүмәтләре ярдәменә таяна ала.
Моннан ике ел элек, 2021 елның 19 ноябрендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров Бишкекта узган очрашуда Татарстан һәм Кыргызстан Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-гуманитар хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру өчен өч елга чаралар планын имзалаган иде.