Казан федераль университеты тулай торагында янгын электр җиһазыннан чыккан булырга мөмкин
Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре бәяләвенчә, Казан федераль университеты тулай торагы бүлмәсендә янгын электр челтәренең артык йөкләнеше аркасында булырга мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шулай дип хәбәр иттеләр.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Янгынның беренче карала торган сәбәбе – электр җиһазларын куллану һәм урнаштыру кагыйдәләрен бозу.
Ведомствода янгын-техник экспертиза билгеләнүен, бу янгынның барлык шартлары тикшерү барышында ачыкланачагын әйттеләр.