Казан энергетика университеты энергетика компанияләре белән килешү имзалады
Бүген Мәскәүдә «Россия энергетика атналыгында» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында килешүләр имзаланды. Килешү бер яктан — Казан дәүләт энергетика университеты, икенче яктан — «Россети» ГАҖ һәм «Силовые машины» АҖ арасында төзелде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Килешү кысаларында электротехника тармагын үстерү һәм сыйфатлы кадрлар белән тәэмин итүне әзерләү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өстенлекләрен исәпкә алып, һәрьяклап хезмәттәшлекне киңәйтү күздә тотыла.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Халыкара форум 11-13 октябрь көннәрендә «Манеж» үзәк күргәзмәләр залы мәйданчыгында уза. Ул заманча ягулык-энергетика комплексы үсешенең актуаль тенденцияләрен тикшерү өчен төп халыкара мәйданчыкларның берсе булып тора. Форумны «Росконгресс» Фонды һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән Россия Энергетика министрлыгы оештырган.