Әлбир Крганов: Без Палестинадагы конфликтның Евразиягә күчүенә юл куймаска тиеш
Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, кайбер телеграм-каналларда яһүдиләргә һөҗүм итәргә чакыру турындагы хәбәрләр - дөрес тәрҗемә итмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан ялган мәгълүмат.
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Палестинадагы конфликтның Евразиягә күчүенә юл куймаска чакырды.
Телеграм-каналларда ХАМАС лидерларының берсе Халид Машальнең бөтен дөньяда яһүдләргә каршы һөҗүм оештырырга чакыруы турында хәбәр таралды. Әлбир Крганов шул уңайдан фикерен белдерде.
«Фаҗигале вакыйгалар аркасында йөрәкләребез сыкранса да, вәзгыять халыкара оешмалар тарафыннан аңлы рәвештә күпертелүенә карамастан, без конфликтның күп милләтле Евразия җиренә күчүенә юл куймаска тиеш. Һичшиксез, Палестинадагы кан кою дөньяның барлык мөселманнарында хәсрәт, ачу һәм борчу уята. Мөселманнар кардәш-туганнарыбызның хокукларын яклау, туган җирләрендә ислам дине хокуклары буенча яшәүләре хакына берләшергә тиеш. Әмма көч куллануга һәм конфликтны күпертүгә чакырулар Исламның асылына каршы килә», – диде Әлбир хәзрәт Крганов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы бөек фикер иясе Әбү́л-Вәлид Мөхәммәд ибн Әхмәд әл-Куртуби сүзләрен китерде: «Көч куллану – ул йомшаклык һәм акылның көчсезлеге чагылышы». Мөфти аеруча бүген сабырлык, зирәклек һәм гадел дөньяга омтылыш күрсәтү мөһим булуын әйтте.
«Без барлык якларның лидерларын сөйләшүләр процессына кайтырга чакырабыз. Безнең бурыч - диалогка һәм үзара аңлашуга ярдәм итү. Изге Коръәндә әйтелгәнчә: «Ике дошман тынычлыкка тартылса, аларны гадел рәвештә килештерегез, Аллаһыга сыеныгыз. Чынлап та, ул – Ишетүче, белүче». (Әл-Анфаль сүрәсе, 61 аят). Әйдәгез, БМО халыкара хокук нормалары һәм резолюцияләре нигезендә конфликтның барлык якларын канәгатьләндерерлек чишелеш табу өчен көчебезне куйыйк. Бу киләчәктә кан коюдан котылырга һәм дөньяны торгызырга мөмкинлек бирер», – диде Әлбир хәзрәт Крганов.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте, ягъни Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкләгән мөфтиятенең матбугат хезмәтендә Телеграм-каналларда таралган хәбәр гарәп теленнән рус теленә дөрес тәрҗемә ителмәгәнен белдерделәр. Чынлыкта, Халид Машаль мөселманнарны берләшергә чакырган. Анда көч кулланырга чакырулар булмаган. Башка төрле әйтсәк, Телеграмда таралган хәбәр – ялган, диде матбугат хезмәте.