Федераль университетның янгыннан зыян күргән тулай торагында төзекләндерү эшләре башланды
Башкаланың Кызыл Позиция урамындагы Казан федераль университеты тулай торагында янгыннан соң төзекләндерү эшләре бара. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тулай торакның өченче катындагы уттан зыян күргән бүлмәләр тәртипкә китерелә.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казан федераль университеты тулай торагында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Янгын мәйданы 18 квадрат метр тәшкил иткән, бер бүлмә зыян күргән. Бу вакытта бүлмәдә анда яшәүчеләрнең берсе дә булмаган.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, 597 кеше тулай торактан эвакуацияләнгән. Янгын сүндерүчеләр коткарылучы битлеге ярдәмендә бишенче каттан тагын 10 кешене эвакуацияләгән. Зыян күрүчеләр юк.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренең беренчел бәяләвенә караганда, Казан федераль университетының тулай торак бүлмәсендә янгын электр челтәренә артык зур йөкләнеш аркасында чыккан булырга мөмкин.