Миңнеханов Идел һәм Каманың саегуы сәбәпле Татарстандагы киеренкелек хакында кисәтте
Татарстанда Куйбышев сусаклагычы саегу аркасында килеп туган социаль киеренкелек саклана. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россиянең эчке су юллары буйлап тиз йөрешле транспортта пассажирлар ташуның торышы һәм аны үстерүгә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Су биеклегенең түбән булуына бәйле рәвештә Идел һәм Кама елгаларындагы биш торак пункт янына суднолар килә алмый. Республика территориясендә Куйбышев сусаклагычының саегуы сәбәпле «Бөек Идел юлы» төбәкара проектының төп бурычлары үтәлмәскә мөмкин», - дип искәртте Миңнеханов.
Элегрәк билгеле булганча, 11 ноябрьгә Татарстанда Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге куркыныч дәрәҗәгә җитәчәк. Иделнең саегуы сәбәпле маршрутлар үзгәрмәсә дә, инде бүген үк суднолар кайбер причалларга якын килә алмый.
Быелның май-сентябрь айларында Су ресурслары федераль агентлыгы соңгы 22 елда Идел һәм Кама елгалары каскадындагы сусаклагычларга су килүнең рекордлы дәрәҗәдә түбән булуын теркәгән.