"Вагнер" киткәннән соң, тоткыннарны сугышка "Редут" җибәрә: аның аша төрмәдә утыручы меңнән артык кешене фронтка озатканнар
"Редут"ның биш отряды бар: "Ветераны", "Рысь", "Тигр", "Волки" һәм"Север". Тоткыннар шуларның берсенә килеп эләгә, аларны бирегә Русиянең төрле төбәкләрендәге колонияләрдән: аерым алганда Мордовиядән, Башкортстаннан, Туладан, Пермь краеннан, Сарытау һәм Свердлау өлкәләреннән китерәләр диелә.