«Салават Күпере» торак комплексында Volkswagen тукталышка килеп бәрелә, шофер хастаханәдә
Бүген кич Казанның «Салават Күпере» торак комплексында чит ил машинасы тукталышка килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Ачыкланганча, Мостай Кәрим урамының 7 нче йорт янында Volkswagen җәмәгать транспорты пыяла тукталышын челпәрәмә китерә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче җәрәхәтләнә, аны «ашыгыч ярдәм» табиблары алып китә.