Алтайда Татар мәдәни үзәге барлыкка килергә мөмкин
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Таулы Алтайда татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.
«Һәр халык үз телен, йола һәм гореф-гадәтләрен, милли кием һәм аш-суларны саклап калырга тели, һәм сез татар мәдәниятенең бу үзенчәлеген монда, Алтай җирендә саклап кала алгансыз. Россия Федерациясендәге күпмилләтле халкыбызның берләшүе нәкъ менә шушы инде», — дип китерә Мөхәммәтшинның сәламләү сүзләрен Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Мөхәммәтшин очрашуга җыелганнарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән изге теләкләрен җиткерде.
Очрашу ахырында «Алтай крае татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Әнвәр Әминов Алтайда Татар милли-мәдәни үзәген ачу өчен документлар әзерләнүен игълан итте.