Путин Бишкекта 1916 елдагы фаҗига корбаннары истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды
Россия Президенты Владимир Путин Бишкектагы «Ата-Бейит» милли тарихи-мемориаль комплексында 1916 елда православие монастырена һөҗүм вакытында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Кремльнең матбугат хезмәте шуның видеосын урнаштырган.
Билгеләп үтелгәнчә, Россия лидерын Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров, шулай ук республиканың мәдәният, мәгълүмат, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Алтынбәк Максутов озатып йөргән.
Бүген Путин рәсми визит белән Бишкекка килде, ул Ала-Арча резиденциясендә Жапаров белән сөйләшүләр үткәрә. Бу – РФ Президентының быел чит илгә беренче сәфәре. 13 октябрьдә ул БДБ илләре башлыклары Советы утырышында да катнашачак.