Казанда түләүле муниципаль парковкалар саны арттырылды
Казан хакимиятендә түләүле муниципаль парковкалар исемлеген тагын дүрт объект белән тулыландырдылар. Шул хактагы карар мэрия сайтында Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының яңа чыгарылышында урнаштырылган.
Кушымта нигезендә, яңа парковкалар Чернышевский урамының так ягында (Мәскәү урамы чатыннан Уң як Болак урамы чатына кадәрге участокта) һәм Адоратский урамының җөп ягында (Маршал Чуйков урамы чатыннан Академик Лаврентьев урамы чатына кадәр) барлыкка киләчәк.
Иң күп машинага (79 урын) исәпләнгән парковка Җимешле урамында (Имәнлек урамы чатыннан башлап Имәнлек урамындагы 2А һәм Комиссар Габишев урамындагы 2В биналары каршында) пәйда булачак. Тагын бер парковка (33 урын) Подлужная урамы чатыннан Кремль яр буе чатына кадәрге участокта барлыкка киләчәк.