Акмәчеттә Русия куәт оешмалары вәкилләре 20 яшьлек кырымтатар Лутфие Велиеваны тоткарлаган
Аңарчы кызның өендә ике тапкыр тентү уздырганнар. "Янәсе Велиева "Вконтакте"да Русия кораллы көчләрен "кимсеткән". Әлегә миндә административ яки җинаять эше ачылуы турында мәгълүмат юк, әмма Кырымда хатын-кызларны эзәрлекләүнең артуы борчу тудыра", дип белдергән адвокат Эдем Семедляев.