Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары җыелышын үткәрде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советының уртак утырышын һәм аның әгъзаларының чираттан тыш гомуми җыелышын үткәрде. Очрашуда РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Утырышта Иван Федотовның ассоциация директоры вазифасыннан китәчәге игълан ителде. Миңнеханов аның берләшмәне үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте һәм ул җитәкчелек иткән чорда күпсанлы семинарлар, түгәрәк өстәлләр, бизнес-миссияләр үткәрелүен искәртте. «Ассоциация үз позицияләрен ныгытты һәм 14тән 18 төбәккә кадәр киңәйде», - диде ТР Рәисе.
РФ Президенты каршындагы Россия авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең төбәкләр үсеше буенча директоры Александр Смекалкинны Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең яңа башлыгы итеп сайладылар. «Александр Александрович идарәнең төбәк структурасын яхшы белә. Аның безнең төбәкләрнең инновацион потенциалын ачуда, югары технологияле производстволарны үстерүгә ярдәм итүдә нәтиҗәле эшләвен көтәбез», - диде Миңнеханов.
Хөснуллин Смекалкинны яңа вазифага билгеләнүе белән тәбрик итте. «Хөкүмәт Рәисе үткәрә торган стратегик сессияләргә игътибар итүегезне сорыйм, - дип өстәде вице-премьер. – Бездә технологик мөстәкыйльлек, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, хезмәтләр экспорты белән бәйле берничә инновацион сессия бар. Төбәкләрнең әлеге программага ничек интеграцияләнүен карарга кирәк».