Радий Хәбиров Тәлгать Таҗетдинне 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итте
Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга 75 яшь тулды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә дин эшлеклесенең юбилее уңаеннан котлау тексты урнаштырган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Безнең барыбыз, бөтен Россия һәм чит илләр өчен Тәлгать хәзрәт – танылган рухи лидер, зирәк остаз, чын патриот һәм бәхәссез авторитет. Инде ярты гасырга якын безнең Баш мөфти илнең мөселман өммәтен берләштерүгә, динара һәм дәүләт-конфессиональ хезмәттәшлекне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә», - дип искәртә республика Башлыгы.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстан – Россия исламының танылган тарихи һәм заманча үзәге. Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте 22 төбәк Диния нәзарәтен һәм ике меңнән артык мөселман җәмгыятен берләштерә. Исламның иң яхшы традицияләрен сакларга ярдәм итә, яшьләргә әхлакый юнәлеш бирә, гаилә кыйммәтләрен ныгыта, ватанпәрвәрлек рухы тәрбияли һәм диннәргә тигез карашта булырга өйрәтә. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте тырышлыгы белән күп кенә төбәкләрдә йөзләгән мәчет төзелгән. Уфада Россия ислам университеты оештырылды, узган ел Тәлгать Таҗетдин катнашында аның яңа корпуслары ачылды.
«Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт, сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм! – дип язган Башкортстан Башлыгы. – Без сезне гуманист һәм тынычлык урнаштыручы, югары әхлакый сыйфатларга ия кеше, көчле оратор, ислам диненә өндәүче буларак беләбез. Шуның өчен зур рәхмәт сезгә. Нык сәламәтлек һәм уңышлар теләп калам!»