Миңнеханов Хөснуллин үткәргән утырышта илкүләм проектлар хакында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында катнашты, утырышны РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин үткәрде. Очрашуда илкүләм һәм федераль проектларны гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча төзелеш тармагының үсеш темпларына бәя биреп, Марат Хөснуллин уңай динамиканы билгеләп үтте.
«Узган елның шул чоры белән чагыштырганда төзелеш тармагында эш күләме 9 процентка артты, - дип белдерде вице-премьер. – Өч ел эчендә тармакта 24 процент үсеш күзәтелде. Бу – өч елда тотрыклы үсеш кичерә торган бердәнбер тармак».
Хисап чорында 80 миллион квадрат метрга якын торак сафка бастырылган, бу 2022 елның шул чорына караганда 0,7 процентка артыграк. Хөснуллин быел чираттагы рекорд куелырга мөмкин икәнен әйтте. «Искәртеп узам, әгәр 2000 елда илдә 30 миллион квадрат метр торак төзелсә, узган ел ул 103 миллион квадрат метр тирәсе тәшкил итте. Быел 104 миллион квадрат метр торак сафка бастыру бурычы тора», - диде ул.
Хөснуллин сүзләренчә, төбәкләрнең шәһәр төзелеше потенциалы 2,3 процентка арткан. Бүген аның күләме 421 миллион квадрат метрга җитә.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик юнәлешендәге уннан артык юнәлешне («Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» һ.б.) колачлый.