Миңнеханов: Бурычыбыз – авыл кешеләре тормышын заманча стандартларга туры килә торган итү
Авыл тормышының заманча стандартларга туры килүенә ирешү – мөһим бурычларның берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәрен, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм үз эшен чын күңелдән яратучылар залда җыелганлыгын билгеләп үтте. «Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә гражданнарыбыз өстәлләрендә һәрвакыт яңа пешкән ипи, сөт, ит һәм яшелчәләр бар. Хөрмәтле кунакларны – ветераннарыбызны да сәламләвемә шатмын. Без сезгә авыл хуҗалыгы һәм республика үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәтле», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел 3,5 млн тонна ашлык җыеп алынган, терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән.
Ул шулай ук суктыру буенча алдынгы районнарны санап узды. Алар – Тәтеш, Буа, Арча районнары. Татарстан Рәисе югары нәтиҗәләр өчен алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә рәхмәт белдерде, алар арасында «Башак» (Тәтеш районы), «Цильна» (Чүпрәле), «Битаман» (Биектау), «Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы» (Кукмара), «Агроактив» (Апас) бар.
«Агросәнәгать комплексы актив үсештә. Без Россия Президенты Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына тармакка системалы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтле», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Фермерлар бүген династияләр белән эшли, тәҗрибә һәм белем буыннан-буынга тапшырыла. Татарстан Рәисе авыл хуҗалыгы ярминкәләрен атна саен уздырган өчен шәһәр халкы исеменнән рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, быел төбәктә территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән 44 программа гамәлгә ашырыла.
«Безнең бурыч – авыл кешеләре тормышын заманча стандартларга туры килә торган итүгә ирешү», – диде Миңнеханов.