Акча отуы турында телефоннан алдап, Казанда яшәүче хатын-кызның 700 мең сумын урлаганнар
Аферистлар Казанда яшәүче 38 яшьлек хатын-кызны алдаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүмат буенча, мессенджерда хатын-кыз белән билгесез кеше элемтәгә чыккан һәм акчалата бүләк отуы, әмма аны алу өчен комиссия түләргә кирәген әйткән.
Хатын-кыз билгесез кешенең күрсәтмәләре буенча банктагы төрле счетларга 700 мең сумнан артык акча күчергән. Мошенниклар аны барлык чыгымнар да аның картасына кире кайтачагына ышандырган.
Бу факт буенча «банк счетыннан акча урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.