Ростов өлкәсендә «Татарча диктант» акциясен үткәрделәр
15 октябрьдә Ростов өлкәсендә татар телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән «Татарча диктант» акциясе узды. Чара күпләгән катнашучыларны җәлеп итте һәм бүгенге күптелле дөньяда үзеңнең туган телеңне белүнең әһәмиятен искәртте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәният үзәге оештырган акция татар мәдәниятен сакларга омтылган барлык яшьтәге катнашучыларны җыйды. Чара теләгән һәркемгә татар телен ни дәрәҗәдә белүен ачыкларга һәм үз мәдәнияте белән элемтәне ныгытырга мөмкинлек бирә.
Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе анда катнашучыларны татар телен актив рәвештә өйрәнергә этәреп кенә калмый, ә милли мирас һәм мәдәни традицияләрне саклауның мөһимлеге турында да искәртә. Туган тел милли бердәмлекнең төп компоненты булып тора, татар мәдәниятенең байлыгын һәм күптөрлелеген чагылдыра.
Туган телне белүнең күп кенә өстенлекләре бар. Ул элек-электән килгән традицияләрне яхшырак аңларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга, җәмгыятебезнең берләшүенә ярдәм итә.
«Без «Татарча диктант» акциясен оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессына татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруда куйган тырышлыгы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр кешене туган телне сакларга ярдәм итә торган мондый чараларда катнашырга чакырабыз. Бай мәдәни мирасыбызны саклап һәм арттырып, без үткәннәргә сәяхәтебезне һәм якты киләчәк төзүне дәвам итә алачакбыз», - диелә хәбәрдә.