Түбән Новгород Җәмигъ мәчетендә «Татарча диктант» акциясе узды
Бүген Түбән Новгород Җәмигъ мәчетендә «Татарча диктант» белем бирү акциясе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларны берләштерү, татар әдәби телен белүгә кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теленә мәхәббәт уятуга юнәлдерелгән.