Чаллы янындагы трассада ике йөк автомобиле бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар
Бүген иртән Чаллының Металлургия урамында төрле төбәкләрдән килгән ике йөк автомобиле бәрелешкән. Аларның берсе сыекландырылган газ ташый торган фура булуы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Автомобиль юлында Алтай краеннан һәм Волгоград өлкәсеннән килгән ике фура бәрелешкән. Шаһитлар әйтүенчә, нәтиҗәдә машина йөртүчеләрнең берсе зыян күргән. Урынга килгән табиблар аңа беренче ярдәм күрсәткән.