Бүген «Татарча диктант» акциясе чит илләрдә уза
Бүген акция чит илләрдә узачак. Анда катнашучылар Фоат Садриевның «Туган җир» әсәреннән өзек язачак. 13-15 октябрьдә «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе уза. Чарада теләгән һәркем катнаша ала, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Быел акция сигезенче тапкыр үтә. Бу – хәзерге вакытта Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны берләштерә торган проектларның берсе. 2022 елда «Татарча диктант» акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашкан. Диктантны 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүчеләр язган.