Путин: БРИКС илләре күп полюслы дөнья формалаштыру идеясен хуплый
БРИКС илләре күп полюслы дөнья формалаштыру идеясен хуплый. РФ Президенты Владимир Путин Кытай Медиакорпорациясенә биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Кытай Үзәк телевидениесе шуның бер өзеген күрсәтте.
«БРИКСка кушылган барлык илләр дә бу идеяне – күп полюслы дөнья формалаштыру концепциясен яклый. Беркем дә ниндидер суверен дәүләттә икенче рольдә булырга теләми», - дип искәртте Россия лидеры.
Шул ук вакытта, Путин БРИКС форматында илләр арасында мөнәсәбәтләрне «киңәйтү һәм ныгыту кысаларында» көчләрне берләштерү хисабына күп полюслы дөньяны тизрәк булдыру мөмкинлеге туачагына ышаныч белдерде.
Хәзерге вакытта БРИКС Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасын берләштерә. Август аенда Йоханнесбургта узган саммитта Аргентина, Мисыр, Иран, Эфиопия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстанын оешманың тулы хокуклы әгъзалары булырга чакыру турында карар кабул ителде.
2024 елда Казанда узачак БРИКС саммитында оешманың партнер дәүләтләре статусына кандидатлар исемлеген расларга тәкъдим ителә. Әлеге вакыйга уңаеннан Татарстан башкаласында Миллениум күпере янында яңа кунакханә комплексының беренче ике бинасы төзеләчәк.