«Эз» агарту проекты Россиянең истәлекле урыннары һәм тарихи шәхесләре хакында сөйләячәк
Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Эз» дип аталган проект гамәлгә ашыра. Аның максаты россиялеләрне илебезнең мәшһүр эшлеклеләре һәм уникаль истәлекле урыннары белән таныштырудан гыйбарәт. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илебезнең 11 төбәгендә үткәрелгән мәктәп укучылары арасында сораштыру нәтиҗәләре буенча нәкъ менә әлеге төбәкләргә генә хас булган истәлекле урыннар һәм тарихи шәхесләр турында мультфильмнар төшерелә. Барлыгы 50 мультфильм дөнья күрәчәк, аларның иң беренчеләре – Мәскәү Җәмигъ мәчете һәм Федор Достоевскийга багышланганнары тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде инде.
Проектның гамәлгә ашырылуы һәм яңа мультфильмнар турында проектның түбәндәге социаль челтәрләрдәге (ВКонтакте: https://vk.com/sled_multimedia, Телеграм: https://t.me/sled_multimedia, Одноклассники: https://ok.ru/group/70000003923630, YouTube: https://www.youtube.com/@sled_project, RuTube: https://rutube.ru/channel/11747675/) сәхифәләрендә белергә мөмкин.