Әтиләр көне алдыннан, күп балалы гаиләдә туган баланы каршы алуда министр катнашты
Әтиләр көне алдыннан Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең 1 нче бала тудыру йортында Арча шәһәреннән Ләйлә һәм Нәҗип Гатауллиннарның күп балалы гаиләсендә туган сабыйның тантаналы чыгарылышы булды.
«Мин дүртенче тапкыр әти булдым һәм иң көтелмәгәне — кызыбызның мондый бәйрәмдә тууы», – дип уртаклашты күп балалы әти. Яңа туган балага Мәдинә дип исем кушканнар. Гатауллиннарның өч баласы бар. Күп балалылык традициясе гаиләдә буыннан-буынга күчә.
«Дүртенче бала алып кайтуга бик озак килдек, чөнки яшь тә үзен сиздерә. Тәвәккәлләдек, әле туктамабыз, бишенчесе дә булыр дип өметләнәбез. Мин бик бәхетле әни, һәм менә кулларымда — минем нәни принцессам. Мин бик бәхетле», – дип сөйли яшь әни Ләйлә Гатауллина.
Яшь гаиләне котларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән.
Республикада якынча 40 мең күпбалалы гаилә бар һәм тенденция арта, чөнки гаиләләрдә 3-4 тән күбрәк балалар туа.
«Бу — гаиләләрне матди һәм социаль ресурслар белән тәэмин итүнең яхшы дәрәҗәсе турында сөйли. Без гаиләләрнең уңайлылыгы өчен күп эшләнә торган, социаль стимуляцияләр күп булган чәчәк атучы республикада яшибез. Мондый гаиләләрдә — киләчәк. Ирешкәннәр белән тукталмагыз. Балалар күбрәк булсын! Демографик хәл — өстенлекле бурычларның берсе», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.
Нәни сабыйны әти-әнисе «Бала туу» дигән яңа электрон сервиста теркәгән.