Татарстан авыл хуҗалыгы министры сөт җитештерүдә алдынгы районнарны әйтте
Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында көн саен 4,5 мең тоннадан артык сөт җитештерелә, бу – 2022 елга караганда 372 тоннага күбрәк (109 процент). Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, үсешнең югары динамикасын – 6 проценттан артыгын – 19 район тәэмин итә. Алар арасында Әтнә, Бөгелмә, Мөслим, Минзәлә, Алабуга, Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары бар.
2023 елның 9 аенда 1 млн 253 мең тонна сөт җитештерелгән – бу 2022 елның шул ук чорына караганда 10 процентка күбрәк.
Авыл хуҗалыгы тармагында терлекчелек продукциясен сатудан акчалата керем якынча 68,9 млрд сум тәшкил иткән (2022 елның шул ук чорына карата 95,6 процент): сөт сатудан – 31,9 млрд сум (91,6 процент), терлек һәм кош итеннән – 32,1 млрд (99 процент), йомырка сатудан – 4,7 млрд (107 процент ).
Сөт сату күләмен арттыру хисабына хуҗалыклар узган ел белән чагыштырганда 3,9 млрд сумга күбрәк керем алган.
Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Шулай ук анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.