Татарстанда АИ-98 маркалы бензин арзанайды
Татарстанстат 2 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр бензин бәяләре үзгәрү турындагы мәгълүматны бастырып чыгарды.
Статистика буенча, АИ-98 маркалы бензин бер атнада 42 тиенгә арзанайган, 66,47 сумнан 66,5 сумга кадәр төшкән. Бу чорда дизель ягулыгының бәясе 59,80 сумнан 59,75 сумга кадәр арзанайган.