Махсус операциядәге Татарстан хәрбиләренең балалары өчен спорт секцияләре эшли башлаячак
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен Татарстанда бушлай спорт секцияләре ачылачак. Бу хакта бүген Казанда «түгәрәк өстәл» артында «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасының үсеш буенча директоры Алексей Сандригайло хәбәр итте.
«Өч спорт клубы белән килешү бар, алар әтиләре махсус хәрби операциягә киткән балалар өчен бушлай секцияләр җыячак. Моннан тыш, хәзер без сөйләшүләр алып барабыз. Безнең әтиләр - тренерлар, спортчылар бар, мәктәпләр базасында мондый секцияләр ачу турында сүз бара», - диде ул.
Фото: © Наталья Рыбакова / «Татар-информ»
«Җаваплы әтиләр» түгәрәк өстәле Татарстан Иҗтимагый палатасы бинасында Россия бәйрәме - Әтиләр көне алдыннан узды, ул 15 октябрьдә билгеләп үтеләчәк. Чарада катнашучылар Татарстанның «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасының 2023 елда эш нәтиҗәләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Соңыннан республиканың алдынгы әтиләрен бүләкләделәр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Россия Президенты Владимир Путин, Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда, ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне илнең киләчәге дип белдерде .
«Россиянең киләчәге - ике, өч һәм аннан да күбрәк балалы гаилә. Шуңа күрә сүз финанс ярдәменә дә кагыла, шулай ук безгә балалы гаиләләргә сәламәтлек саклау, мәгариф системасын, кешеләрнең тормыш сыйфатын билгели торган барлык өлкәләрне юнәлтергә кирәк», - диде ул.