Бөгелмәдә «КамАЗ» өлкән яшьтәге парны таптаткан, хатын-кыз хастаханәдә үлгән
Бөгелмәдә юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, Кызыл Армия урамында «КамАЗ» йөртүче «зебра»да тизлеген арттырган һәм 71 яшьлек ир-ат белән 66 яшьлек хатын-кызны таптаткан.
Зыян күрүчеләрнең икесен дә Бөгелмә Үзәк район хастахнәсенә китергәннәр, хатын-кыз алган җәрхәтләрдән шунда үлгән.
Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.