Татарстан муниципалитетларында район инвестицион советлары барлыкка киләчәк
Татарстанның барлык муниципалитетларында якын арада район инвестицион советлары барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның якынча ярты муниципаль берәмлегендә мондый советлар юк әле. Аның сүзләренчә, Татарстан Инвестицион советы утырышы нәтиҗәләре буенча ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары белән инвестицион үсеш мәсьәләләрендә эшне көчәйтү бурычын куйды.
«Районнарда моның белән кызыксынучылар гына шөгыльләнә, ә калганнары юк. Бу сезнең эшләп бетермәвегез. Иң мөһиме - беренче затның кызыксынуы. Эшне, укуны һәм башкаларны активлаштырыгыз. Әйе, сәфәрләр азрак булды, әмма РФ инвесторлары безгә килсен өчен Россия буенча эчке ресурсларны җәлеп итәргә кирәк», - дип шәрехләде вазгыятьне Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов шулай ук ведомствоның ТР Пространство планлаштыру институты белән уртак эшен көчәйтергә кушты.
«Без территориаль планлаштыру буенча эшне көчәйтергә тиеш, чөнки бу җир кишәрлекләрен алдан ук әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, бу инвесторлар белән эшне тизләтәчәк», - дип өстәде Талия Миңнуллина.