Татарстан муниципалитетларында депутатларны өстәмә сайлауларга 13 кандидат тәкъдим ителде
10 декабрьдә Татарстанда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. Хәзерге вакытта 13 кандидат тәкъдим ителде. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында хәбәр итте.
«Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуга бәйле рәвештә, 10 декабрьдә республиканың 15 районында 29 депутатны өстәмә сайлаулар билгеләнгән. Хәзерге вакытта Югары Ослан районында биш, Ютазы районында дүрт, Тукай районында өч кандидат тәкъдим ителгән. Әгерҗе районында үз-үзен тәкъдим итүче бар», - дип сөйләде Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.
Нурлат һәм Түбән Кама шәһәр җирлекләрендә 2 мандат, Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Тукай һәм Ютазы районнарында 27 мандат бар.
Сайлауларны 15 территориаль сайлау комиссиясе уздыра, тавыш бирү бер көн булачак. Аны уздыруда гомуми составы 280 кеше булган 33 участок сайлау комиссиясе катнаша, дип билгеләп үтте Кондратьев.
Муниципаль сайлауларда сайлаучылар 29 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр территориаль сайлау комиссияләрендә, 6-9 декабрьдә участок комиссияләрендә алдан тавыш бирә алачак.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, мондый сайлауларны, беренче карашка, зур һәм күмәк булмаган сайлауларны бәяләп бетермәү ярамый. «Мондый сайлауларга җаваплы карарга кирәк. Сайлаулар сайлаулар инде, анда һәрвакыт җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр була. Моңа да мораль яктан әзер булырга кирәк. Әмма сайлау хокукыннан һәр кеше һәм һәр партия файдаланырга тиеш», - дип белдерде ул.
2024 елның мартында Россия Президентын, ә сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак. 2025 елда Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны, 2026 елда Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар була.