«Альтернативалар юк»: Путин бәйсез Палестина төзергә чакырды
Израильдә хәрби конфликтны бары тик башкаласы Көнчыгыш Иерусалим булган бәйсез Палестина төзеп кенә хәл итәргә мөмкин, башка альтернативалар юк. Әмма үзенең рәхимсезлеге буенча моңарчы күрелмәгән террорчылык һөҗүменә дучар булган Израиль, һичшиксез, үз-үзен яклау хокукына ия. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин БДБ илләре белән Бишкекта очрашуда белдерде. Чара Кремль сайтында трансляцияләнде.
«Ике дәүләт»нең Берләшкән милләтләр оешмасының төп формуласын гамәлгә ашыру максаты булырга тиеш. Ул (формула) башкаласы Көнчыгыш Иерусалим булган бәйсез Палестина дәүләтен булдыруны, аның, һичшиксез, без дә моны күрәбез, үзенең рәхимсезлеге буенча моңарчы күрелмәгән һөҗүмгә дучар булган Израиль белән тынычлыкта һәм иминлектә бергә яшәүләрен күздә тота», – диде Россия дәүләте башлыгы.
Ул әйткәнчә, Израиль, бернинди шик-шөбһәсез, «үзен һәм үз гражданнарын яклау һәм тынычлык тәэмин итү хокукына ия». Путин шулай ук Россиянең үз ягыннан Израиль-Палестина конфликтын җайга салуда арадашчы булырга әзер булуын әйтте.
Шимбә, 7 октябрьдә, ХАМАС боевиклары ракета һөҗүменнән соң Израиль территориясенә бәреп керде. Соңгы мәгълүматлар буенча, 1,2 меңнән артык кеше һәлак булган, 3,2 меңнән артык кеше җәрәхәтләнгән, 130га якын кеше, шул исәптән башка дәүләтләр гражданнары да, әсир итеп алынган.
Ил хакимияте сугыш халәтенә күчү турында игълан итте. Газа секторында Израиль һөҗүменнән 1,4 меңнән артык кеше һәлак булган, 6,2 меңнән артык кеше имгәнгән.