Төрекмән кызлары Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә татарча диктант язган
Башкортстан Республикасының Стәрлетамак шәһәре дөньякүләм «Татарча диктант» акциясенә кушылган. Быел татар-инглиз бүлегенә укырга кергән төрекмән кызлары да татарча диктант язган. Уфа университетының Стәрлетамак филиалында «Татарча диктант» акциясендә барлыгы 28 кеше катнашкан. Бөтендөнья татар конгрессы сайты бу турыда Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы Башкорт һәм төрки филология факультеты хәбәренә сылтама белән яза.
Кафедра мөдире Илсур Мансуров әлеге акциянең тарихына һәм максат-бурычларына тукталып үткән. Ул әлеге чараның өч көн дәвамында (13, 14, 15 октябрьдә) үтүен әйтеп, студентларга барлык туганнарын, таныш-белешләрен дә анда катнашырга чакырырга тәкъдим иткән.
«Университет доценты, Башкортстанның атказанган укытучысы Нәсимә Мөкимова акциядә катнашучыларны татар орфография һәм пунктуация кагыйдәләре белән таныштырды һәм диктант текстын укыды. Башкортстан Республикасы өчен диктант тексты итеп Халык шагыйре Әнгам Атнабаевның «Атнабай рәхмәте» өзеге тәкъдим ителгән иде. Әлеге текст бик матур, аһәңле һәм фәһемле, эчтәлекле. Шагыйрь үз чыгышында чиксез рәхмәтләрен әнисенә һәм Туган җиренә әйтә. Әдипнең эчкерсез хис-тойгылары, кичерешләре беркемне дә битараф калдырмагандыр дип ышанабыз», – диелә хәбәрдә.