Рөстәм Миңнеханов Лисичанск турында: Иң мөһиме – коммуналь мәсьәләләрне хәл итү
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында республика делегациясенең Татарстан шефлыкка алган Лисичанскига сәфәреннән видео урнаштырды.
«Хәзерге вакытта ремонт-торгызу эшләре алып барыла торган объектлар (мәктәп, хастаханә, госпиталь) каралды», – дип искәртте ТР Рәисе.
«Иң мөһиме – коммуналь мәсьәләләрне хәл итү, котельныйларда җылылык җибәрүгә әзерлек эшләре бара», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Татарстан делегациясе составына ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин кергән, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ».