Казанның Үзәк стадионы янында бассейнлы ял зонасы ачылырга мөмкин
Татарстан башкаласында Үзәк стадион янында 300 метрлы җылытыла торган бассейнлы җәйге ял зонасы ачылырга мөмкин. «Нижнекамские термы» проекты инвесторы Юрий Бычков шулай дип белдерде. Бу хакта РБК хәбәр итә.
«Без Татарстан Рәисе командасы белән аралашабыз, ул җылытыла торган бассейнлы җәйге зона төзү бурычын куйды. Әлегә планда 300 метр озынлыгындагы корылма төзү каралган, ул Чилидагы бассейннан соң дөньяда озынлыгы ягыннан икенче бассейн булачак. Анда шул исәптән термаль курорт та эшләячәк», - дип ачыклык кертте ул.
Бычков билгеләп үткәнчә, яңа комплекс Үзәк стадион янында – Казансу елгасы буенда барлыкка килергә тиеш. Проектның концепциясе, булачак объектларның идарә схемасы һәм башка мәсьәләләр хакында әлегә ТР Шәһәрләрен үстерү институты командасы белән фикер алышалар.
Эшкуар әйтүенчә, Казанда инвестиция күләме якынча 18 миллиард сум тәшкил иткән термаль курорт төзү проекты карала. Шулай ук тагын ике-өч комплекс проектлана.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сентябрь башында Киров дамбасы янында суда ял базасы мастер-планын төзергә кушкан иде.
Узган ел ачылган «Нижнекамские термы» сәламәтләндерү үзәге биш ачык бассейнны (аларда суның температурасы +36 градус тәшкил итә), фонтан, гидромассаж һәм елгалы термаль бассейнны, шулай ук балалар бассейнын, 14 төрдәге сауна һәм мунчаны һ.б. объектларны берләштерә. Инвесторлар проектка якынча 800 миллион сум акча керткән. Комплекс атна саен 1,5 меңнән артык кешене кабул итә ала.