Казан студенты Наилә Борһанова Казахстандагы фестивальдә кием коллекциясен тәкъдим иткән
11 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Казахстан Республикасының Тараз шәһәрендә ХII Аspara fashion week фестивале булган. Казан дәүләт мәдәният институтының 4 курс студенты Наилә Борһанова «Нәүрүз» киеме коллекциясен тәкъдим иткән.
«Аның эшләрен мода индустриясе дизайнерлары һәм эшлеклеләре югары бәяләде. Шулай ук, Казан дәүләт мәдәният институты «Зарница» җитештерү берләшмәсе белән берлектә яшьләр спорт костюмнары линиясеннән торган «Cultyra» дип исемләнгән икенче коллекциясен тәкъдим итте. Әлеге коллекция дә мода индустриясе вәкилләреннән югары бәя алды», – дип хәбәр итә Казан дәүләт мәдәният институты матбугат хезмәте.
Чарада дөньяның 12 иленнән 35 дизайнер катнашкан: Россия, Казахстан, Кытай, Һиндстан, Франция, Италия, Бразилия һ.б. илләр.