Новосибирскида «Супер әби - 2023» бәйгесе узды
Новосибирск өлкәсендә Татар мәдәнияте йортында «Супер әби - 2023» бәйгесе узды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Новосибирск татарлары» төркемендә хәбәр ителә.
Анда «Супер әби» титулы өчен Айна Байкова, Әлфия Аверцева, Равия Лактионова, Зөлфирә Шакирова, Миңнегөл Абдурашитова, Гөлнисә Шәяхмәтова, Рәхилә Рәхмәтуллина, Рәшидә Сябитова һәм Тәнзилә Тимганова ярышты.
Әбиләр арасында махсус хәрби операциядән улларын көтүчеләр, маскировкалау челтәре үрүчеләр, окоп шәмнәре ясаучылар бар. Алар спорт белән дә шөгыльләнә, актив яшәү рәвеше алып бара, шулай ук җыр-биюне үз итә, тәмле ризыклар пешерә.
Бәйгедә һәр катнашучы үз номинациясендә җиңүгә иреште. Куйбышев районыннан Миңнегөл Абдурашитованы «Супер әби» дип таныдылар.